Глобаль тынычлык индексы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Глобаль тынычлык индексы (Global Peace Index/GPI) – илләрнең һәм регионнарның чагыштырмача тынычлылыгын үлчәү торышлыгы. Бу индекс Economist журналының мәгълүмат берлеге (ингл.) туплаган һәм берләштергән мәгълүматлар нигезендә халыкара экспертлар түгәрәкләре һәм җыелышлары фикерләрен исәпкә алып Икътисад һәм тынычлык институты (ингл.) (Institute for Economics and Peace/IEP) тарафыннан барлыкка китерелгән. Исемлек буенча мәгълүматлар беренче тапкыр 2007 елның май аенда бастырылды, соңгырак чыгарылышлары 2008 елның май, 2009 елның 2 июнь, 2010 елның 10 июнь, 2011 елның 25 май һәм иң соңгысы 2012 елның июнь аенда пәйда булды. Бу дөнья илләренең тынычлылыгы буенча эзләнүләренә нигезләнгән иң беренче рейтингы дип санала. Соңгы чыгарылышына 158 ил кертелгән (2007 елда 121 иде). Бу индекс Кофи Аннан, Далай-лама XIV, архиепископ Десмонд Туту, Финләндияның элекке президенты Мартти Ахтисаари, Нобель бүләге лауреаты Мөхәммәт Юныс, икътисад галиме Джеффри Сакс, Ирландияның элекке президенты Мэри Робинсон, һәм АКШның элекке АКШ президенты Джимми Картер тарафыннан якланылды. Исәпкә алынган факторлар арасында илдәге җинаятьчелек дәрәҗәсе, һәм илнең тышкы мөнәссәбәтләренә тәэсир итүче хәрби чыгымнары һәм сугыш факторлары. Индексның яңа чыгарылышы елдан елга Лондон, Вашингтон, Нью-Йорк ( БМО баш-фатиры) һәм Брюссельда урын анарга багышланган вакыйгалар белән җәмәгатьчелек игътибарына җәлеп ителә.