Ганеша Чатуртхи
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ганеша Чатуртхи (IAST: санскр. (IAST) Gaṇēśa Chaturthī), яки ул шулай ук Винаяка Чатуртхи (санскр. (IAST) Vināyaka Chaturthī) буларак мәгълүм — ул Ганеша Ходаена табына торган Һинд дине бәйрәме.[1] Ун көн дәвам итә торган бәйрәм Һинд дине ай-кояш календареның Бхадрапада аена туры килә, бу Грегориан Август яки Сентябрь айларына туры килә. Бу фестиваль вакытында өйләрдә, яки җәмәгать урыннарында махсус эшләнгән пандалларда (вакытлы сәхнә) Ганешаның балчык сыннарын урнаштыралар. Бәйрәм итү вакытында Ведик гимннарны яки "Ганапати Упанишад" кебек Һинду текстларны җырлыйлар, дога укыйлар һәм "врата" (ашаудан тыелулар) үтиләр.[1] Пандалдан җәмәгатькә прасад өләшелә, боларга фил башлы Ходайның яраткан ризыгы дип саналган модакалар керә, ягъни Көньяк Азия татлы ризыклары.[2][3] Фестиваль ун көн узгач бетә, шул вакытта сынны җәмәгать процессиясе белән музыка уйнатып һәм төркемләп җырлап алып баралар һәм якындагы сулыкка (елгага яки океанга) салалар, шуннан соң балчык сын эри һәм Ганеша Ходай Парвати һәм Шива янына Кайлаш тавына кайта дип ышаналар.[1][4]
Ганеша Чатуртхи | |
Дәүләт | Һиндстан |
---|---|
Елның көне | Bhadra Shukla Chaturthi[d] |
Ганеша Чатуртхи Викиҗыентыкта |
Бәйрәм барышында Ходай Ганешага Яңа Башлангычлар Ходаена кебек яки Киртәләрне Бетерүчегә буларак табыналар һәм шулай ук акыл Ходаена буларак табыналар. Аны бөтен Һиндстан буенча бәйрәм итәләр, бигрәк тә Махараштра, Гоа, Телангана, Гөҗәрат һәм Чхаттисгархта һәм гадәттә шәхсән өйләрдә Карнатака, Тамил Наду, Андхра Прадеш һәм Мадхья Прадеш штатларында бәйрәм итәләр.[5][6] [1][7][8] Ганеша Чатуртхи шулай ук Непалда бәйрәм ителә һәм Һинд дине тарафдарлары диаспорасы аны Тринидад, Суринам, Фиджи, Маврикий, АКШ һәм Европада бәйрәм итә.[4][9][10] Шулай ук Тенерифеда бәйрәм ителә.[11].
Җәмәгать үзәкләрендә, текстларны уку һәм бергәләп ашау белән бергә, шулай ук атлетик һәм хәрби сәнгать ярышлары үткәрелә.[12]