Галәмнең тарихы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Галәмнең тарихы яки Космогония (грек. κοσμογονία, κόσμος — Галәм, γονή — туу) — галәми җисемнәр һәм аларның системалары: йолдызлар, йолдызлар тупланышлары, томанлыклар, Кояш системасы, планеталар, иярченнәр, астероидлар, кометалар, метеоритлар хасил булуын һәм үсешен тикшерүче фән.
Космогоник процессларны өйрәнү - астрофизиканың максатлары берсе.
Заманча фәнни космогония астрофизикага таянып, Галәмнең барлыкка килүен, шул исәптән бар астрономик объектлар хасил булуын тикшерә.
Космология бүгенге Галәмнең төзелешен, үзгәрешләрен тикшерә, ә Космогония Галәмнең барлыкка килүен өйрәнә.