Гавай утраулары
From Wikipedia, the free encyclopedia
Гавай утраулары (ингл. Hawaiian Islands, һав. mokupuni o Hawai‘i, элек Сандвич утраулары) — Тын океандагы архипелаг. Утраулар төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка 3600 километрга сузылган һәм 24 вулканик утраулардан гыйбарәт.
Кыска фактлар
Гавай утраулары ингл. Hawaiian Islands, һав. mokupuni o Hawai‘i | |
21°18′41″ т. к. 157°47'47" кб. о. (G) (T) | |
Акватория | Тын океан |
Иң эре утрау | Һавай |
Гомуми мәйдан | 28 311 км² |
Ил | АКШ АКШ |
Беренче дәрәҗә АБ | Һавайлар |
Халык саны (2010 ел) | 1 360 301 кеше |
Халык тыгызлыгы | 48,048 кеше/км² |
Гавай утраулары Викиҗыентыкта |
Ябу
Иң биек нокта — 4205 м. (Мауна-Кеа сүнгән вулканы). Иң эре утраулар: Гавай, Мауи, Молокаи, Оаху һ.б. Гамәлдәге вулканнар күп.
Климат — тропик диңгез климаты. Иң эссе ай — августның уртача температурасы +21…+25°С, февральнеке +18…+20°С. Уртача еллык явымнар саны — 3500—4000 мм. Елгалар фәкать зур утрауларда гына бар. Туфраклар — кызыл, кызыл-коңгырт, тауларда тау-урман коңгырт. Үсемлекләрнең 90% эндемик.
Туризм һәм ял итү зонасы; климатик курортлары бар. Административ мәркәз — Гонолулу шәһәре.