Вашингтон диңгез килешүе (1922)
From Wikipedia, the free encyclopedia
1922 елгы Вашингтон диңгез килешүе яки биш держава арасында килешү — АКШ, Британия империясе, Франция Республикасы, Япония империясе һәм Италия корольлеге арасында диңгез коралларын чикләү турында төзелгән килешү. 1922 елның 6 февралендә 1921 елның ноябрендә — 1922 елның февралендә үткәрелгән Вашингтон конференциясе нәтиҗәләре буенча имзаланган.
Вашингтон диңгез килешүе | |
Урын | Вашингтон, Колумбия округы |
---|---|
Вакыт мизгеле | 6 февраль 1922 |
Башлану вакыты | ноябрь 1921 |
Тәмамла(н)у вакыты | февраль 1922 |
Кул куючы | Америка Кушма Штатлары, Британия империясе, Өченче француз республикасы[d], Италия корольлеге[d] һәм Япон империясе |
Килешүнең тулы рәсми исеме: Treaty between the United States of America, The British Empire, France, Italy, and Japan, Signed at Washington, February 6, 1922 (АКШ, Британия империя, Франция, Италия һәм Япония арасында 1922 елның 6 февралендә Вашингтонда имзаланган килешү).[1]
«Биш держава арасында килешү» буенча авырлыгы 35 мең тоннадан арткан хәрби кораблар төзү тыела һәм ул бу илләрнең хәрби диңгез флотлары арасында пропорцияләрне (линкорлар классында) 5:5:3:1, 75:1,75 нисбәтендә билгели. Бу Америка дипломатиясенең зур уңышы була. АКШ иң эре кораблар классында "диңгезләр хуҗасы" булган Англия белән үз хәрби диңгез куәтләренең тиңдәшлеген танытуга ирешә. Элекке еллардан килгән традиция буенча Англия үз флотын ике зур диңгез державасы флотларының бергә кушылган куәтенә тигез булырга тиеш дип исәпли. Британия сәясәтчеләре башка державаларның бу принципны тайпылышсыз үтәүләрен һәрдаим кайгыртып торалар. Хәзер инде Англия АКШның үзе белән тигезләшүен танырга мәҗбүр була. Америка исә линкорларның һәм авианосецларның авырлыгы 35 мең тонна белән чикләнүенә килешә, чөнки Панама каналы аша зуррак тоннажлы судноларны уздыру мөмкин түгел. АКШ моннан да зуррак авианосецларны Атлантикадан Тын океанга тиз генә күчерә алмый.
Килешү 1936-нчы елда Япония килешүдән чыкканнан соң туктатыла.