Ватандашлар хокукы (милек һәм хосусый хокук)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ватандашлар хокукы - хосусый (ингл. private law) һәм иҗтимагый хокуклар (ингл. pubic law).
Русиядә һәм элекке ССРБ илләрендә хосусый һәм ачык хокук дип йөртелә, инглиз-саксон хокук системасында - элекке булган хөкем карары нигезендә хокук яки прецедент хокукы - гомуми хокук (ингл. common law) дип йөртелә.
Хосусый хокук (ингл. private law) - хосусый мәнфәгатьләрен, бәйсезлеген, мөлкәт эшчәнлеген тартипка салучы хокук фәннәренең тармагы.
Иҗтимагый хокук (ингл. pubic law) [1] - иҗтимагый, гомуми мәнфәгатьләрне яки гомумдәүләт мәнфәгатьләрен тартипка салучы хокук фәннәренең тармагы. Гомуми хокук мөнәсәбәтләренең яклары тигез хокуклы түгел. Мөнәсәбәтләрнең бер ягыннан дәүләт, дәүләт оешмасы яки урындагы кеше тора. Дәүләт хакимияте шушы мөнәсәбәтләрен тартипка сала.
Ватандашлар хокукы - милек, хосусый, мөлкәт һәм мөлкәт түгел хокукларына багышланган хокук фәннәренең тармагы.
Инглиз-саксон илләрендә ватандашлар хокукы - роман-герман хокукый гаиләдә таралган җинаятьчел булмаган хокукый системалар.
Бүгенге Русиядә ватандашлар хокукы - хокук тармагыннан иң мөһиме. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә Русиядә ватандашлар хокукы Ауропа илләренең ватандашлар хокукына якын.