Бөек күлләр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бөек күлләр — Төньяк Америкадагы, АКШ һәм Канада биләмәләрендәге төче сулы күлләр системасы. Елга һәм култыклар белән кушылган эре һәм вак су яткылыкларын берләштерә. Мәйданы якынча 245,2 мең км2, су күләме 22,7 мең км3. Бөек күлләр дип биш күлне атыйлар: Югары, Гурон, Мичиган, Эри һәм Онтарио. Алар белән берничә урта күл тоташкан. Алар арасында иң мөһимнәре: Сент-Мэри, Сент-Клэр, Нипигон. Күлләр Атлантик океанның бассейнына карый.
Бөек күлләр | |
ингл. Great Lakes | |
Күлдән ага торган елгалар | Изге Ләүрәнти елгасы[d] |
---|---|
Дәүләт | Америка Кушма Штатлары |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Төньяк Америка |
Мәйдан | 208 610 км² |
Күләм | 22 725 кубический километр |
Бөек күлләр Викиҗыентыкта |
Изге Лаврентий елгасы буйлап аккан су күлләрнең нигез чокырын формалауга тектоник процесслар зур йогынты ясаган.
Бозлык массасы Җир кабыгына бата, ә аннары, бозлык эрегәч, кире процесс башланган — су массасы барлыкка килгән. Бөек күлләрнең төньяк яр буенда су көньякка караганда тизрәк күтәрелә, бу «аудару» процессы көньякны су астында калдыра.
Биредә суднолар йөреше һәм балыкчылык үскән. 3000 км озынлыгында суднолар йөрү өчен каналлар ясалган. Бөек күлләр Гудзон елгасы һәм Миссисипи елгасы бассейны белән каналлар аша тоташкан.
Төп портлары: Чикаго, Милуоки, Детройт, Кливленд, Буффало, Торонто.