Бәхетле планета индексы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бәхетле планета индексы (The Happy Planet Index / HPI) – кешеләрнең тормыш хәлен һәм әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен күрсәтүче индекс. Ул 2006 елның июль аенда New Economics Foundation (ингл.) (NEF) тарафыннан кертелә. Бу индексның максаты – илләрнең үсешләрен билгеләүче дип саналган Тулаем эчке продукт (ТЭП) һәм Кеше потенциалы үсеше индексы (КПҮИ) кебек билгеле индексларга көндәшлек итү, чөнки соңгыларның исәпләнелгәндә тормыш рәвешенең тотрыклылык ягы игътибарга алынмый. Кешеләрнең төп максатлары бай түгел, әмма бәхетле һәм исән-сау булуы сәбәпле, аеруча алганда ТЭП индексының урынсыз булуы билгеләнә.[1] Аннан тыш, тотрыклы үсеш фикере бу максатларга ашкынуның әйләнә-тирәгә йөкләнелгән бәяләрен дә исәпкә алынуның кирәген алга сөрә.[2]
2006 елда тикшерелгән 178 илдән иң югары дәрәҗәгә Вануату, Колумбия, Коста-Рика, Доминика, һәм Панама иреште (ләкин Вануату соңгырак индексларга кертелмәде).[3]
2009 елда тикшерелгән 143 илдән иң югары дәрәҗәгә Коста-Рика менде, аннан соң килүчеләр Доминикан Җөмһүрияте, Ямайка, Гватемала һәм Вьетнам, исемлекнең иң түбән урыннарда Танзания, Ботсвана һәм Зимбабве урын алган.[4]
2012 елгы рейтингы өчен 151 ил сайланды – иң югары дәрәҗәгә яңадан (икенче тапкыр) Коста-Рика мендә, аннан соң килүчеләр , Вьетнам, Колумбия, Белиз һәм Сальвадор. 2012 елгы рейтингның иң түбән урыннарын алучылар - Ботсвана, Чад һәм Катар.[5][6]