Болгарлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Балканда яшәүче, Болгарияның төп халкы турында Болгарлар (славяннар) битен карагыз.
Болгарлар (шулай ук Булгарлар, Прото-Болгарлар,[1] Һунно-Болгарлар[2]) — VII гасырда Кара диңгез белән Каспий диңгезе тирәсендәге Понтик далаларында, соңрак шулай ук Идел буйларында яшәгән ярым-күчмә халык. Этник яктан болгарлар — үзләренә скифо-сармат (ингл.)[3][4] һәм сармато-алан (ингл.)[5][6] элементларны алган огур телле (ингл.) төркиләр[7][8][9][10][11][12][13][14][15][16][17]. Протоболгарларның мәдәни үзенчәлекләрендә сармат элементлары сарматлашкан төркиләр яки төркиләшкән сарматларга бәйле булулары турында бәхәсләр тулысынча чишелмәгән.[18] Евразия далалары (ингл.) аркылы көнбатышка таба хәрәкәтләре заманында күп башка этник төркемнәрне үзләренә алганнары билгеле.[19][20]
Чыгышлары буенча Әфганстан һәм Таҗикстан җирләреннән булган дип саналучы тарихи халык, бүген Болгариядә яшәүче болгарлары (славяннар), Россия Федерацияседә яшәүче балкарлар, карачайлар, Идел-Урал татарлары һәм чуашларның уртак борынгы бабалары.
Тарихи язуларында мөстәкыйль автохтон этнос буларак б.э.к. II гасыр белән XIII гасыр арасында телгә алыналар, Европа җирләрендә һуннар тарафыннан булдырылган Һун империясенең халыклары арасында яшәүләре билгеле. Телләренең алтай яки көнчыгыш иранлы телләр төркеменә кергәнлеге бәхәсләшә, бүгенге иң якын яшәгән тел — чуаш теле.