Балабан (уен коралы)
уен коралы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Балабан (әзери. Balaban, лезг. кфил, фар. دودوک, بالابان;, төр. Balaban яки Mey, үзб. Balaban[4]), шулай ук баламан[5][6] — агачтан ясалган ике таяклы телле тынлы музыка уен коралы, трубасы 9 тишектән тора. Азәрбайҗаннарда, үзбәкләрдә һәм кайбер башка төньяк кавказ халыкларында таралган.[4][7][8][9][10] Азәрбайҗаннарда шулай ук дүдүк (әзери. düdük) дип тә атала[11]. Төзелеше һәм яңгырашы белән әрмәннәрдә һәм гөрҗиләрдә таралган дудук уен коралына якын[7].
Балабан | |
Дәүләт |
Әзербайҗан[1] Төркия[1] |
---|---|
Барлыкка килү урыны | Кавказ таулары[d] |
Чыгыш иле | Әзербайҗан |
Матди булмаган мәдәни мирас статусы | Кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасның репрезентатив исемлеге[d][1][2][3] |
Нинди вики-проектка керә | WikiProject Intangible Cultural Heritage[d] |
Һорнбостель-Закс классификациясе | 422.121-62 |
Балабан Викиҗыентыкта |
Хроматик тавыш чыгару һәм тавыш куәтен көйләү максаты белән, тишекләрне өлешчә каплап уйнау алымы кулланыла. Балабан тавышы йомшак, җиңелчә калтырап тора һәм бераз калынрак тембрлы. Гадәттә икешәр балабан кулланыла — берсендә көй башкарыла, икенчесендә — орган пункты сузылып бара. Балабанга дәф һәм нагара уен коралларының кушылуы да гадәткә кергән. Балабанда җыр, бию көйләре, пьесалар башкарыла. Балабан һәм оркестр яки балабан һәм халык уен кораллары ансамбле кушылып сәхнәдә чыгыш ясавы гадәткә кергән.
Мингечаур территориясендә I гасырга (б. э. к.) караган сөяктән эшләнгән тынлы уен коралын балабан прототибы дип азәрбайҗан тикшеренүчесе Кобад Касыймов дәлилли.[8]