Армут
From Wikipedia, the free encyclopedia
Армут (груша, лат. Pyrus) — розачалар гаиләлегеннән агач яки куаклар ыругы. Ауразиянең субтропик һәм уртача поясында — элекке Советлар Берлегендә, Көньяк-Көнбатыш Аурупада, Кавказда 40 лап төре үсә. 150–300 елга кадәр яши.
Армут | |
Халыкара фәнни исем | Pyrus L., 1753[1][2] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | алмагаччалар[d] |
Таксонның халык атамасы | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Җимеш төре | алма[d] |
Нәрсәнең чыганагы | армут[d] һәм древесина грушевого дерева[d] |
Энергия чыганагы | Күмерсулар[3] һәм протеин[d][4] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=10194[5] |
Армут Викиҗыентыкта |
Гади армут (лат. P. communis) дигән төре киң таралган, 1500 ләп сорты бар.
Җимеш бирүче груша агачларының биеклеге 6—8 м га кадәр җитә. Яшь агач ларның ябалдашлары берничә ярус ботаклы биек озынча түгәрәк яки пирамидаль. Груша беренче җимешләрен 6—10 яшендә, ә кайчакта иртәрәк тә бирә башлый. Ел саен уңыш бирә. Беренче уңышының җимешләре бик үк тәмле булмый, агачларның яшенә карап грушаның сыйфаты яхшыра бара.
Алмагач кебек үк, груша да үзеннән-үзе җимеш бирми. Хәтта тулы кыйммәтле орлыклар бирмәүче сортлар да (мәсәлән, Бессемянка), яхшы җимеш бирү өчен башка сортлар белән серкәләнүгә мохтаҗ булалар. Белоруссиянең көньягында груша агачлары 80—100 елга кадәр яши. Аларның экономик яктан файдалы яшьләре 30—40 ел.
Груша җылылыкка алмагачка караганда таләпчәнрәк. Минус 35—38° температурада күп кенә сорт агачларның масса рәвештә өшүләре күзәтелә. Яфраклары, җимешләре һәм ботаклары кутыр авыруы белән нык зарарлана.
Культуралы груша туфракның ундырышлылыгына, физик үзлекләренә һәм җылылык режимына таләпчән. Аның өчен иң яхшылары — тирән балчыксыл җирләрдә барлыкка килә торган кәсле-көлсу туфраклар. Комлы туфракларда җимешләрнең сыйфаты начарлана, грушаны тыгызланган туфракларда үстергәндә дә шундый ук хәл була. Груша агачлары калку участокларда яхшы үсә. Рельефның уйсурак җирләрендә, дым белән яхшырак һәм тигезрәк тәэмин ителү аркасында, груша вегетация дарында әйбәт үсә.
Тынлык чорында хәл кискен үзгәрә: уйсулыкларда калкулыклардагыга караганда салкынрак һава туплана һәм груша ныграк өши башлый.