Азәрбайҗан тар уен коралы сәнгате
From Wikipedia, the free encyclopedia
Азәрбайҗан тар уен коралы сәнгате (әзери. Azərbaycan tar ifaçılıq sənəti) — озын муенлы кыллы-чиртмә музыка коралында көйне башкару сәнгате. Тарда башкару, шулай ук аны ясау сәнгате Азәрбайҗанның һәр өлкәсендә дә киң таралган[1]. Бу традициягә бәйле күнекмәләр әзербайҗаннарның мәдәни тәңгәллеген формалаштыруда зур роль уйный[1]. Тар туйларда, бәйрәмнәрдә һәм концертларда халык музыкасын башкарганда киң кулланыла. Бу музыка коралы, нигездә, мугам триосы составында әйдәп баручы инструмент буларак кулланыла; әзербайҗан халык фольклор оркестрлары һәм ансамбльләренең төп инструменты булып тора. Тар азәрбайҗанның музыкаль символы булып санала.[2] Азәрбайҗанның тар музыка уен коралы сәнгате һәм аны ясау осталыгы ЮНЕСКО тарафыннан матди булмаган мәдәни мирас ядкарьләре исемлегенә кертелгән[1][3][4].
Азәрбайҗан тар уен коралы сәнгате | |
---|---|
XIX гасыр—XX гасыр башы Азәрбайҗан тарчысы Мәшәди Җәмил Әмиров | |
Ил | Азәрбайҗан |
Өлкә | Музыка |
XIX гасырның 70 нче елларында музыкант һәм композитор Мирза Садыйк Әсәд углы тарны үзгәртеп кора. «Азәрбайҗан тары» дип аталган яңартылган тар Азәрбайҗан өлкәләрендә XIX гасырның соңгы чирегеннән башлап гаять киң таралыш таба. Яңа азәрбайҗан тары кыска гына вакыт эчендә бөтен Кавказ, Төркия һәм Үзәк Азия сәнгатенә дә үтеп керә.