Авыр крейсер
From Wikipedia, the free encyclopedia
Авыр крейсер — 1916 елдан авыр крейсерлар классының беренче үрнәге — «Һокинс» төрендәге крейсер, нигезен салганда җиңел крейсер дип шәрехләнгән, 1922 елда Вашингтон диңгез килешүен төзегәннән соң, авыр крейсер дип билгеләнә. 1953 елга хәтле төзелгән артиллерия крейсерлары ассыйныфы. "Авыр крейсер" атамасы, тупларының иң эре калибры 155 мм булган җиңел крейсерлардан аеру өчен, 1930 елны Лондон диңгез килешүе белән рәсмиләштерелде. Моңа кадәр авыр крейсерлар «Вашингтон» крейсерлары дип аталган.
Авыр крейсерларның стандарт сукуышы 10 мең тонна, ә туплар калибры — 203 мм белән чикләнгән. Хәрби диңгез кораблар системасында авыр крейсерлар җиңел крейсерлар һәм линкорлар арасында торган.
Алмания, ССРБ һәм кайбер башка илләрдә халыкара стандарттан нык аерылган авыр крейсерлар төзелгән яки проектланган. Авыр крейсерлар бар алдынгы диңгез дәүләтләренең флотларының әһәмиятле өлешен тәшкил иткән һәм Икенче бөтендөнья сугышы дәвамында актив кулланылган. Аның тәмамланган соң аз гына сан берәмлекләр Аргентина, Испания һәм АКШ флотларында сакланып калган. Шул класстагы соңгы кораблар, күп еллар резервда уздыргач, 1991 елда хезмәттән алына.[1]